(Арча, 10 июль, «Татар-информ», « Арча яңалыклары », Румия Надршина). Арча педагогика көллияте һәм В. Ф. Ежков ис. 1нче мәктәп спорт мәйданчыкларында мөселман футбол командалары ярышты.
Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Арча, Болгар академиясе, Саба, Саба районының Явлаштау авылы, Кукмара, Мөслим, Теләче, Базарлы Матак командалары очрашты.
Ярышлар Арчаның «Көнчыгыш» мәчете кубогына дүртенче тапкыр оештырыла.
«Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәевкә, „Газстройгарант“ ширкәте җитәкчесе, район футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитовка бик зур рәхмәт, матди яктан ярдәм иттеләр», — диде ярышларны оештыручы, Арчаның Шәрык территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин.
Ахырдан җиңүчеләрне, призлы урын алучыларны бүләкләүләр булды. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Ринат Сафинга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабын бүләк итте.