(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 12 июль көнне 11.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Декабристлар ур., 2нче йорт) «Туганайлар» газетасы редакциясенең «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылган «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Бу хакта «Туганайлар» культура-агарту керәшен гәҗите хәбәр итә.
Күргәзмәдә республика күләмендәге «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә 2017 һәм 2019 елларда төшерелгән 29 фото урын алган. Питрау мизгелләре сурәтләнгән ул фотоларның авторлары — Рамил Гали һәм Илнар Тухбатов. Югары профессиональлек үрнәге булган ул фотоларның һәркайсына текстлар — танылган керәшен һәм татар шагыйрьләренең шигырьләреннән, керәшен җыруларыннан алып язылган.
Питрау фестивале — керәшеннәрнең үзенчәлекле һәм кабатланмас мәдәниятен, фольклор мирасын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танытты. Республика җитәкчелеге Татарстанның күп милләтле, төрле конфессиядәге халыкларыннан берсе булган керәшеннәрнең үз традицияләрен, үз гадәтләрен сакларга омтылуын тиешенчә бәяли һәм бу бәйрәмне оештыруда һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә.
Күргәзмәдә урын алган фотолар Питрау җыенының кабатланмас мизгелләре белән таныштыра, керәшен бәйрәме турында күзаллау мөмкинлеге бирә, диелә хәбәрдә.