(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатуы турында сөйләде һәм бар кешене дә вакцинация үтәргә чакырды. Бу хакта парламент башлыгы «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка «Уникенче кат» проектында биргән интервьюсында әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең ике этабын да узуын — «Спутник V» вакцинасының икенче дозасын 15 майда алганын әйтте. «Чит эффектлар юк. Кичә мин антитәнчекләр дәрәҗәсенә кан бирдем. Иртәгә нәтиҗәләр алырмын дип уйлыйм, — диде ул. — Без хатыным белән бергә прививка ясаттык. Балалар да прививка ясатты». Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бөтен дөньяны колачлаган бу чирне авыр формада кичергәнче, прививка ясатуың яхшырак. «Прививка ясатыгыз, дуслар!» — дип белдерде ул. Фәрит Мөхәммәтшин интервьюда шулай ук парламентның язгы сессиясенә нәтиҗә ясады, депутатлар тарафыннан быел беренче яртыеллыкта кабул ителгән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде. Материал «Татар-информ» сайтында чыгачак.