(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты рәсми кибете адресын үзгәртте. Хәзер ул Париж Коммунасы урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан бинада эшли.
Эш вакыты:
дүшәмбе — җомга (9:00-18:00);
шимбә (10:00-16:00);
якшәмбе (ял көне).
«Хозур» нәшрияты кибете татар, рус, гарәп телләрендә дини, тарихи, фәнни әдәбият тәкъдим итә. Балалар өчен танып белү басмалары, бүләккә карта, шулай ук мөселман атрибутикасы бар.