(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Коронавирустан 1950 елда туган бер хатын-кыз, 1951 һәм 1952 елларда туган ике ир-ат үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклашабыз. 9 июльгә республикада коронавирустан барлыгы 560 үлем очрагы теркәлгән.