(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына иң яшь дәгъвачы белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Шәһәр башлыгы белән очрашуга 12 яшьлек Эльдар Гыйниятов әти-әнисе белән килгән иде. Өч бала тәрбияләүче гаиләдә Эльдар — иң олысы. Хәзерге вакытта ул полилингваль «Адымнар» комплексында укый, ә буш вакытларында музыка мәктәбенә йөри. Шулай ук яшүсмер «Шаян» балалар телеканалында алып баручы ролен башкара. «Минем теләгем — яхшы укырга кирәк, — диде Метшин. — Һәм, әлбәттә, әти белән әниеңә кечкенәләрне тәрбияләргә булышырга онытма. Соңрак, үсеп җиткәч, сине Казан мэриясендә көтеп калабыз». Очрашу ахырында мэр егеткә «Искиткеч балалар тормышы» дигән сериядән китаплар тапшырды. Ни өчен шундый яшь килеш сайлап алуда катнашырга карар кылдың, дигән сорауга, Эльдар, җавапны җәмгыять тормышына өлеш кертергә теләге белән аңлатты. «Мин яшьләр җәлеп ителгән проектларда катнашырга хыялланам. Начар уйлар башын томаламасын өчен, эшсез утырырга ярамый дип ышанам», — диде ул.