(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). 10-11 июльдә Әлмәт шәһәрендә «Печән базары» фестивале узачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, биредә дизайнерларны, фермерларны, артистларны һәм татар шәһәр мәдәниятенә битараф булмаган шәхесләрне көтәләр. Фестиваль кунакларын милли дизайн үрнәкләре, кызыклы лекторийлар, экскурсияләр, альтернатив музыка һәм башка яңалыклар көтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.