(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Кузнецк шәһәре мәчете лагерында 30 малай һәм кыз ислам нигезләрен, гарәп графикасын һәм сурәләрне өйрәнү буенча уку-укыту программасын уңышлы үзләштерде. Балалар ике атналык мөселман курсларын уза. Россия мөселманнары Дини җыены рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге истәлекле вакыйга белән балаларны Пенза өлкәсе мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Нигъмәтуллин һәм Рәсим хәзрәт Әюпов, мәчет укытучылары һәм имамнары котлаган. Алар балаларга ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, буш вакытларында да үз аң-белемнәрен үстерү белән шөгыльләнергә, туган телне онытмаска киңәш итә һәм чын мөселман булып үсүләрен тели. Пенза өлкәсе мөфтие Әбүбәкәр хәзрәт Юнкин исеменнән балаларга исемле грамоталар тапшырылган, бәйрәм хөрмәтенә чәй табыны оештырылган. Мәчет педагоглары һәм имамнарының һөнәри тырышлыгы нәтиҗәсендә, балалар тагын бер кат исламның җәмгыять тормышыннан аерылмавын, диннең кешене белемле итүенә инанган. Җәйге лагерьны дәвам итү июль азагы - август башында планлаштырыла, диелә хәбәрдә.