(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә Черек күл паркында шаһитлар берничә егетнең күлдә су керергә җыенганын видеога төшереп алган. Кадрлардан күренгәнчә, алар су уртасыннан бара, дуслары исә яр буеннан дәрт биреп тора.
Егетләр кызмача булган, нәкъ шул сәбәпле маҗара эзләп йөргәндер, мөгаен.