(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин 1 июльдән барлык социаль пособиеләр «Мир» түләү системасы картасына күчереләчәген әйтте.
«Федераль законнар нигезендә 2021 елның 1 июленнән барлык социаль пособиеләр „Мир“ картасына күчерелә. Бу — пенсияләр дә, ана капиталы да, пособиеләр дә. Яңа түләү өчен гариза биргәнче, мөрәҗәгать итүче кулында „Мир“ түләү системасының кредит учреждениесе реквизитлары булырга тиеш», — диде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр пенсияне халыкара түләү системалары карталарына алучыларга кагыла. Әлеге яңалык пенсияне саклык кенәгәләренә яки хат ташучылар аша алучыларга кагылмаячак.
Яңа пособиеләрне алыр өчен, «Мир» картасын 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында теркәлгән хатын-кызларга рәсмиләштерергә кирәк.