(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). РФ вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирустан прививканы антитәнчекләргә анализ күрсәткечләрен исәпкә алмыйча ясатырга кирәк дип саный. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.
«Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне гумораль иммунитет мәгълүматларын өйрәнмичә һәм исәпкә алмыйча үткәрергә кирәк», — диде Голикова сишәмбе көнне Ковидка каршы көрәш буенча хөкүмәт каршындагы координацион совет президиумы утырышында.
«Интерфакс» хәбәр итүенчә, Россиядә 18 гыйнварда коронавирустан күпләп вакцинация башланды. Хәзер, нигездә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге үзәгендә эшләнгән «Спутник V» препараты кулланыла.
Апрель аенда төбәкләргә «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» кайтарылар башлады.