(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Челтәр компаниясе» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты.
Чарада компаниянең эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, шулай ук хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Директорлар советы капиталь төзелеш мәсьәләләрен, компаниянең җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады, кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын бәяләде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Челтәр компаниясе» мәгълүмат системаларын 2024 елга кадәр үстерү концепциясен үтәү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.