(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар — 1940 һәм 1944 елларда туган ике ир-ат.
« Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
2021 елның 29 июненә республикада коронавирустан 540 үлем очрагы теркәлгән.