Мы в Telegram
Добавить новость

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»

Москва в День Победы

Канчельскис: «По моему мнению, все команды, претендующие на чемпионство в этом сезоне, его заслуживают»

Онкоортопедия: синтез науки и практики

World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөкатдәс Бараев: Мин балта тотып үстем — «Мәгариф» журналы

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Ландыш Нәсыйхова). — Бервакыт әтием «Сазлыктагы челәннәр»ен уеп торган җиреннән композициясен тулыландыру өчен бакалар да кирәк дигән фикергә килде. Үз тирәсендә катнашкан улым Илһам белән озак уйлап тормадылар — сазлыкка барып, бака тотып кайттылар. Шунысы кызык: камышлар арасында яшәүче бу җан иясе тыныч кына утырып торды. Өч көннән соң «модель»не үз өенә илтеп куйдылар, — дип искә ала бүгенге героебыз Мөкатдәс аганың икенче кызы Мәгъбүлә ханым. Хәер, әйдәгез, барысын да үз җае белән сөйлик. Хыялга буйсынган тормыш Рәссам булудан битәр, агач уеп ясау остасы булып танылган Мөкатдәс ага Бараев, Европаның иң зур татар авылы — 1681 елда нигез салынган Урта Әләзәндә туып, бүген дә шунда гомер кичерә. Халкыбызга Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Шәриф Камал, Шамил Усманов кебек шәхесләрне биргән Пенза- Тамбов төбәге бу. Казаннан 500 ләп чакрым ераклыкта урнашкан әлеге авылда 11 мәчете (тагын берсе төзелеп килә), 2 урта мәктәбе, мәдрәсәсе белән милли рухны саклап калган халык яши. Андагы милләттәшләребезнең кәсепләре төрле: кем иген игә, кем терлек үрчетә, кем казылык ясый, кем сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә. Мөкатдәс ага исә халкыбызда элек-электән киң таралган һөнәр иясе. Ул агачтан уеп, сәнгать, көнкүреш әйберләре иҗат итү белән мәшгуль. Оста яраткан хезмәте белән авылдашлары-якташларына гына түгел, сәнгатьне, иҗатны үз күргән барлык кешеләргә эстетик рәхәтлек бүләк итә. Кечкенәдән үк күзәтүчән һәм хыялый Мөкатдәс, иптәшләре белән куыш-качыш уйнаудан битәр, үлән сабагы буйлап күтәрелә торган берәр бөҗәкне күзәтергә ярата. «Агач яфраклары җил искәнгә генә селкенмичә, спектакль куялардыр кебек тоела иде миңа», — ди ул, балачагын искә төшереп. Әмма малай өчен тамашачы гына булу җитми, ул үзен режиссер итеп күрә. Җитмәсә, урман, кошлар, хайваннар — табигать аны һаман ымсындырып, илһамландырып тора. «Әтисез үстем, ул вафат булганда мин әле туып та өлгермәгәнмен», — дип хатирәләрен яңарта Мөкатдәс ага. Кечкенәдән комга, бәс сарган тәрәзә пыяласына рәсем төшерергә яраткан малай мәктәптә укыганда, дәреслекләргә караганда да, буяуларны үз итә. Якыннарының сурәтләрен, туган ягының гүзәл табигатен кәгазь битенә төшерү — аның иң яраткан шөгыле. Әмма күп балалы гаиләнең төпчегенә гел хыялга гына чумып утыру мөмкин булмый ул чакларда. Егет кешегә тормыш алып барырлык һөнәр булыр дип, ул шофер эшен сайлый. Мәктәпне тәмамлап, машина йөртү таныклыгы алганнан соң, автотранспорт предприятиесенә урнаша. Шулай да буш вакытларында кулына пумала һәм буяу алмыйча йөрәге түзми. Юлда йөргәндә матурлыгы ачылган туган як табигате, шундагы тереклек ияләрен кәгазь битенә «урнаштыра» бара. Ә инде өйләнеп, ике бала әтисе булгач, 25 яшьлек Мөкатдәс, мавыгуларына буйсынып, Пензаның К. А. Савицкий исемендәге сәнгать училищесына укырга керә. Бизәүче рәссам белгечлегенә укый. Биредә белем алганда, аның киләчәктәге иҗади тормыш юнәлешен билгеләячәк бер вакыйга була. — Бервакыт күргәзмәдә агачтан ясалган кәҗәне күреп шаккатып калдым. Ул миңа шундый ошады — кәҗә менә-менә йөгереп китәр сыман иде. Тәвәккәлләп, юкә агачыннан мин дә үз кәҗәмне уйдым. Шуннан бирле Мөкатдәс ага кулына кергән һәр агач кисәгенә «җан өрә». Авыл җирлегендә еш очрашкан әйбер йорт хайваннары булганга, төп геройлары да — алар. «Безнең балачакта йорт тулы терлек булыр иде. Аларның килеш-килбәтен, холкын якыннан белгәнгә күрә нәрсә ясыйм дип, тема эзләп баш ватасы юк. Атларга мәхәббәтем аеруча көчле. Без үскәндә үк һәр йортта диярлек бар иде алар, хәтта көтү дә чыга иде. Авылдашларның иртән иртүк ат җигеп печәнгә йөрүләре хәзер дә күз алдымда тора», — дип, оста үзен җәлеп иткән юнәлешнең серен ача. Кечкенәдән аларны рәсемгә төшергән оста хәзер инде агачтан төрле рәвеш-ле сыннар ясый. Шәймиевкә — бөркет, Миңнехановка — сукачы Скульптор уйган кош сыннарының да үз тарихы, үз мәгънәсе бар. «Сазлыктагы челәннәр» композициясе аша, мәсәлән, автор камышлар каплап китә язган буаның табигый матурлыгын да, тынлыгын да бирә алган. Менә күзләр мәхәббәткә дан җырлаучы торналар сурәтләнгән «Бәхет оясы»на төшә. Бәхет — парлы булуда. Агач скульптура шул хакта сөйли. Бөркет белән елан алышы күрсәтелгән «Беренчелек өчен ярыш» композициясе тарихы да үзенчәлекле. «Мин һәр героемны натурада, ягъни якыннан карап ясарга тырышам. Кыюлык, көч, намуслылык символы булган бөркетнең түбән көчләр белән бил алышуда өстен калуын тасвирларга омтылдым, — ди автор һәм дәвам итә: „Татарстанның сәүдә партнеры“ ширкәте җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы булып, моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчкән Кыязим Дебердиев тәкъдиме белән ике метрлы сынны үзем ясаган өстәлгә беркетеп, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бүләк иттек. Туры килеп тора бит! Бүген дә үз сүзен үтемле әйтә торган бөркетебез бит ул Минтимер Шәрип улы!» Мөкатдәс аганың һәр эше тормышчан, һәр герое хәзер йөреп китәр, я аны караучыга сүз катар кебек. Шундый эшләрнең берсе — «Шүрәле» композициясе. «Аны өч мәртәбә ясадым. Берсе Казанга китте. Икесе өйдә. Хәйләкәр Шүрәлене эшсөярләр генә җиңә ала. Бу эшемнең төп мәгънәсе шунда. Ә безнең авыл халкы элек-электән эшләп, хәләл тирен түгеп гомер кичергән». Мөкатдәс ага һәр эше турында тәмләп, яратып сөйләвен дәвам итә. Героебыз иҗатында дин аерым бер урын алып тора. Әләзәннең борынгы һәм хәзерге мәчетләре, шамаилләр — дини як булган пензалылар арасында боларга сорау бигрәк тә зур. «Мин балта тотып үстем. Балта, шөшле белән матурлык тудырам. Әзер әйберне күрүчеләр сокланып „аһ!“ итә. Шулай да әлеге матурлыкка ирешү өчен шактый көч, сабырлык кирәген уйлап карыйлармы икән? Ә бит кирәкле агачны табып, алып кайтырга, тиешенчә киптерергә кирәк. Ятканда да, торганда да һаман уйлап йөрисең инде шул хакта», — ди Мөкатдәс ага. Юк, бу — зарлану түгел, ә татар халкының элек-электән килгән җаваплылыгын, түземлелеген, башлаган эшне ахырына җиткерү сәләтенә ия булуын ассызыклау гына. Эшләгән эш нәтиҗәсен башкаларга күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу — дөрес гамәл. Шуңа күрә алтын куллы дус- тыбыз даими рәвештә төрле һөнәри күргәзмәләрдә катнаша. Әле менә кышын узган «Пенза — осталык үзәге» дип аталган сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре халыкара фестивалендә 200 катнашучы арасыннан иң яхшы экспозиция өчен лауреат дипломына лаек булып кайткан. Моннан тыш, төрле елларда шәхси күргәзмәләрен (шул исәптән Казанда «Йөрәк агач белән сөйләшә» күргәзмәсе узган) оештырган Мөкатдәс абый эшләре бүгенге көндә илнең төрле почмакларындагы татар өйләрен бизи. Моннан өч ел элек Әләзәндә үткән Бөтенроссия Сабантуеннан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та Казанга оста бүләк иткән сукачы белән кайтып китә. Бүген әлеге сын Казан Кремленең бер музеенда кадерле ядкәр булып саклана. Шаккаттырырга ярата Мөкатдәс ага. Авылдашы Ибраһим Бадаевка «Поле чудес»та катнашырга чакыру килгәнен белгән скульптор өч көн эчендә тапшыруны алып баручы Леонид Якубович портретын ясап биргән. Останы өмет рухландыра Бүгенге көндә агачтан уеп бизәк төшерү йә эшләнмә ясау — шактый сирәк күренеш. Шулай да Мөкатдәс ага бу һөнәр киләчәк буыннарга да барып ирешер дигән өмет белән яши. Китапханә һәм мәдәният йортын берләштергән үзәктә инде егерме елдан артык вакыт дәвамында «Агачтан уеп бизәк төшерү» һәм «Серле буяулар» түгәрәкләрен алып бара ул. Оныгы — кызы Мәрьямның улы Дамир Янгуразов бабасының төп дәвамчысы булыр дип өметләнгәннәр дә бит, әлегә ул хыял тормышка ашмаганга охшап тора. Кечкенәдән бабасы янында чуалып, аның белән төрле күргәзмәләргә йөргән егет, замана рухына буйсынып, тормыш алып барырлык хезмәт юлыннан киткән. Хәер, бабасы кебек, Дамир да кисәк кенә иҗат ягына авышмас дип кем әйтә ала. Гомумән, Мөкатдәс ага һәм моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчкән Халидә апаның дүрт баласы да, нинди генә һөнәргә ия булсалар да, иҗаттан ерак китмәгәннәр. Мәрьям һәм Гөлия медицина юлын сайлаган, Мәгъбүлә гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Уллары Марат исә, махсус уку йортында укымаса да, тимер чүкү, агач эшкәртү эшен үз иткән. Ул ясаган эшләнмәләр тирә-юньгә таралып бара. Сүз азагында Мөкатдәс абыйның күңел түрендә йөрткән хыялы хакында әйтми мөмкин түгел: ярты гасырга якын вакыт эчендә тупланган эшләрен җыеп музей-остаханә ачасы килә аның. Ни кызганыч, әлегә ял үзәгендәге кечкенә бер бүлмәгә һәм останың гаражына гына ул ясаган барлык сәнгать байлыгын куеп бетереп булмый. Ә кызыксынучылар — Әләзәнгә кунак булып килүчеләр шактый бит. «Кешене өмет яшәтә. Якын киләчәктә оланнар белән шөгыльләнү өчен шатлар тудырылган аерым бина таба алсак, бик шатланыр идем, — ди ул. — Ни кызганыч, бүгенге көндә матди дөнья артыннан куган яшьләр яшәешнең рухи ягына бик игътибар бирмиләр. Ә минем ата-бабаларыбыздан килгән һөнәрне, аның ядкәрләрен киләчәк буыннарга җиткерәсем килә». Әләзән халкы ярдәмчеллеге, бердәмлеге белән танылган. Күңелдә, тиздән 70 яшьлек юбилеен каршылаучы үз осталарының әлеге сүзен хәтергә алып, бу хикмәтле татар авылын күрергә килүчеләргә күрсәтү өчен милли рухлы сәнгать үзәге оештырылыр дигән өмет туа.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Источник 360.ru: в Краснопахорском сгорел частный дом, пострадали 2 человека

Посол Антонов: запрет на импорт российского урана ударит по самим США

Йосеф Каменецкий стал главным раввином Москвы, он прибыл из Израиля

Горокруг Пушкинский откроет 13 детских лагерей к лету

Музыкальные новости

Госцирк Бурятии возглавил Тудуп Батуев: Театр и цирк, Культура, Россия

В Армении прошел крупнейший на постсоветском пространстве «Бессмертный полк». Видео. Фоторяд

Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над «Зенитом» в матче РПЛ

Таунхаусы в Подмосковье за год подорожали в среднем на 6% — до $258,9 тыс

Новости России

Новым главным раввином Москвы стал Йосеф Каменецкий

В Москве исполнят футуристическую оперу 1913 года с новонайденными эпизодами

Государственный Кремлёвский оркестр наградили Орденом «Святых Равноапостольных Кирилла и Мефодия»

Белый дом запретил импорт российского урана

Экология в России и мире

Бурятский госцирк представил новое руководство: Театр и цирк, Россия и культура, дети

Стой и не двигайся: доктор Кутушов рассказал, что делать при встрече со змеями

Новые дорожные ирригаторы Revyline RL 630 Peach Fuzz поступили в тюменский филиал

Где находится самая северная страусиная ферма в мире?

Спорт в России и мире

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме

Moscow.media

При силовой поддержке столичного спецназа Росгвардии задержан домушник, маскировавшийся под курьера службы доставки

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы

«Байкал Сервис» открыл новый терминал на юго-востоке Москвы

Сервер российского вендора DатаРу прошел сертификацию и показал рекордную производительность при работе с SAP HANA











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Москве РТУ МИРЭА закрыли на карантин

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»

МТС первой в России открыла предзаказ на серию Huawei Pura 70

Сенатор из США сравнил конфликт в Газе с бомбардировками Японии