(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Түбән КамадаХалык иҗаты йорты каршында 55 медицина хезмәткәре фотосурәте куелган пилоннарны Лемаев мәйданына күчерделәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Исегезгә төшерик, күргәзмәдә йогышлы авырулар госпитале табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары һәм санитаркалары, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, сырхауханәләр, лабораторияләр, нур диагностикасы бүлеге белгечләренең фоторәсемнәре куелган иде. Шулай ук Кама Аланы район хастаханәсеннән һәм диспансерлардан госпитальгә эшкә килгән хезмәткәрләрнең дә портретлары куелды.
Соңрак пилоннарда Түбән Каманың 55 еллыгы кысаларында шәһәр тарихына багышланган башка күргәзмәләр урнаштырылачак.