(Яшел Үзән, 27 июнь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында мәчет төзелеше 2020 елда башланды. Бүген мәчет гөмбәзенә ярымай куелды. Ай кую тантанасында мөхтәрәм кунаклар — Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, мөхтәсиб Габделхәмит хәзрәт Зиннзтуллин, Нурия Хашимова һәм башкалар катнашты. «Чын күңелдән сезне әлеге вакыйга белән котлыйм! Без барыбыз да изге эш шаһитлары, бу безгә җылылык бүләк итә һәм район мөселманнарының киләчәк буыннары йөрәгендә чагылыш табачак. Сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим», — диде Михаил Павлович чарада катнашучыларга сәламләү сүзендә. Эшләр тәмамланганнан соң мәчет 500дән артык дин тотучыны сыйдыра алачак. Бинада гыйбадәт кылу заллары, дәресләр үткәрү һәм юыну өчен бүлмәләр ачылачак.