(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемеровода узган Шахтерлар сабантуенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов батыр калды. Батырга машина ачкычын ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды. Халыкара шахтерлар сабантуеның ат чабышы Кемерово губернаторы призына булып, җиңүчегә машина бирелде. Ә милли көрәштә батыр калучыга Татарстан Президенты исеменнән автомобиль китерелде. «Мин бирегә җиңәргә дип килдем. Көрәш белән 10 ел шөгыльләнәм. Бу — алтынчы тәкә алуым», — диде Рамис Гыйләҗетдинов. Ике көн дәвамында Кузбасста Халыкара шахтерлар сабантуе үтте.