(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Һиндстанның Илкүләм вирусология институты галимнәре беренче тапкыр Махараштра штатында ярканатларда Нипах вирусын ачыклаган. Бу хакта «Инфекция һәм сәламәтлек саклау журналы»нда бастырылган мәкаләгә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Оча торган төлкеләрдә һәм ярканатларда табылган вирусны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда иң куркынычы дип атый. Гадәттә, ул авыру хайван төкереге эләккән җиләк-җимешләрне ашаган кешеләргә йога. Хәзерге вакытта вирустан дарулар да, вакцина да юк һәм үлем дәрәҗәсе 40 проценттан 75 процентка кадәр җитә. Элегрәк Һиндстанда бу авыруның дүрт очрагы ачыкланган. Беренче тапкыр Нипах вирусы 2001 һәм 2007 елларда Көнбатыш Бенгалия штатында теркәлгән. Тагын ике тапкыр — 2018 һәм 2019 елларда Керала штатында.