(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген социаль челтәрләрдә мәчет янында бер төркем яшьләр сугышкан видео чыкты. Якынча мәгълүматлар буенча, бу хәл Тукай урамында булган.
Яшьләр юл уртасында күмәкләшеп сугышкан.
Хәзерге вакытта низаг сәбәпләрен, зыян күрүчеләр турында мәгълүматны ачыклыйлар.