(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Югары уку йортына кергәндә хәзер ковидтан тест яки коронавирустан вакцинация кирәк булмаячак. Бу абитуриентларның документларны интернет аша җибәрүе белән аңлатыла. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Укырга керү мәсьәләсе вакцинация белән бәйле түгел, чөнки күпчелек документларны читтән торып тапшыра», — диде ул «Россия 1» телеканалында «Москва.Кремль.Путин» программасында Павел Зарубинның «абитуриентларга коронавирустан тест нәтиҗәләре яки вакцинация турында сертификат кирәк буламы» дигән соравына.