(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россиягә эшкә килгән чит ил кешеләрен һәм гражданлыгы булмаучыларны 15 июльгә кадәр ковидтан вакцинацияләргә йөкләде. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы июнь башында узган Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Документ Кремль сайтында чыкты.
Йөкләмәләрдә «Россиягә эшләргә килүче чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне яңа коронавирус инфекциясеннән кисәтү өчен вакцинацияләүне оештырырга, бу чарага финанс чыганакларын билгеләргә» диелгән. Йөкләмәне үтәү срогы 15 июльгә кадәр билгеләнгән.