(Әлки, 27 июнь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки районында Сихтермә-Хузангай авылы янында Инча елгасы буенда күңелле һәм рәхәт итеп Акатуйны бәйрәм иттеләр.
Әлеге бәйрәм язгы чәчү тәмамлангач үткәрелә. Бу истәлекле көннең төп геройлары — кадерле вакытның минутын да әрәм итмичә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда эшләүче, республикада яшәүче һәр кешенең өстәлендә тәмле икмәк булсын дип тырышучы авыл хезмәтчәннәре булды.
Район башлыгы Александр Никошин үзенең сәләмләвен чувашча сүзләр белән башлады, җыелган халык моңа сокланды да, сөенде дә. Акатуй — чуаш халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре бергә кушылган бәйрәм, дип билгеләп үтте район башлыгы. Әлки районында гасырлар буе татарлар, чуашлар, руслар тыныч һәм үзара килешеп яшиләр, туган җирнең үсеше хакына бергәләп эшлиләр, бергә ял итәләр һәм күңел ачалар.
Районның гына түгел, бөтен республиканың авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларының берсе булган «Хузангай» җәмгыяте — моның ачык мисалы. Аннан соң район җитәкчесе җәмгыятьнең алдынгы эшчеләрен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.
«Звениговский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Иван Казанков узган ел предприятиенең, бер килограмм бөртек сатып алмыйча, 210 мең баш дуңгыз, 22 мең баш мөгезле эре терлек асрый алуын билгеләп үтте. Ул акча керемнәре артса да эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә мөмкинлек булмавын борчылып әйтте, моны ягулыкка, металлга бәяләр арту белән аңлатты.
Җыелган халыкны бәйрәм белән шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Сергей Казанков, Чуаш республикасы Дәүләт Советы депутаты Сергей Павлов, «Хузангай» җәмгыяте директоры Евгений Чугунов тәбрикләделәр.
Аннан соң Россия һәм Татарстан гимннары астында Акатуй әләме күтәрелде. Бу дәрәҗәле миссияне башкару хокукына җәмгыятьнең тәҗрибәле механизаторы Вячеслав Илюхин лаек булды.