(Бөгелмә, 27 июнь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмәдән хәрби хезмәткә чакырылучыларны республика җыю пунктына чираттагы озату булды. Бөгелмә егете Тимур Пронин Россия Президенты полкында хезмәт итү өчен сайланган. Армиягә киткәнче өч көн кала хәрби комиссариатның 14 солдаты һәм вазифаи затлары COVID-19 инфекциясеннән тест бирде. Җыелма пунктка килгәч, алар янә анализ бирәчәк. Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары мәгълүматларына караганда, хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эшләүче хәрби комиссариатның барлык вазифаи затлары коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнар. Җиде кеше хәрби элемтәчеләр әзерләү өчен стратегик әһәмияттәге Коры җир һәм ракета гаскәрләренә җибәреләчәк. 6 кеше Коры җир гаскәрләрендә һәм РФ Оборона министрлыгының Үзәк буйсынуындагы бер өлешендә хезмәт итәчәк. «Безнең егетләр лаеклы хезмәт итәрләр дип ышанабыз», — дидее Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов.