(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Федераль янгынга каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама филиалының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенең административ-инженер корпусында янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Бирем буенча, өченче катның бер кабинетында кыска ялганыш нәтиҗәсендә электр розеткасы яна, ут җиһазлар буенча тарала. Автомат янгын сүндерү системасы эшләми. Яну билгеләрен күргән АИК-24 хезмәткәре 37нче янгын-коткару частенә хәбәр итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Янгын урынына беренче булып, 37нче янгын-коткару часте дежур каравылы килә. Янгын сүндерү җитәкчесе буларак, ул разведка үткәрә һәм ике кеше — бинаның 3 һәм 7 нче катларыннан эвакуацияләнә алмавын ачыклый. Янгын урынына 44 һәм 57нче дежур каравыллары көчләре һәм чаралары җәлеп ителә. Газ-төтеннән саклау звенолары бинада зыян күрүчене эзләү һәм эвакуацияләү, янгынны сүндерү, аның таралуын булдырмау өчен җибәрелә. Тревога белдерелгәннән соң 13нче минутта, коткаручылар 3нче каттагы кешене эвакуацияли һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыра. 7нче каттагы кешене махсус баскычтан менеп коткаралар. 30нчы минутта янгын тулысынча сүндерелә. Өйрәнүләр нәтиҗәсе буенча янгын сагы бүлекчәләре һәм административ-инженер корпусы персоналының гамәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнде. «Предприятие хезмәткәрләре янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген аңласын, ә безнең хезмәткәрләр кешеләрне коткарганда һәм янгынны сүндергәндә үз гамәлләрен камилләштерсен өчен, мондый өйрәтүләрне без даими уздырабыз», — дип билгеләп үтте 37нче янгын-коткару часте җитәкчесе Нияз Фазлетдинов.