(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Ел башыннан республикада 1271 юл-транспорт һәлакәте булган, 86 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17 процентка кимрәк. Бу хакта Югары Ослан районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан буенча Баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов сөйләде.
«Авариянең төп күрсәткечләре — юл-транспорт һәлакәтләре 30, һәлак булучылар 18, зыян күрүчеләрнең иллегә кимүе күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын киметү темплары уртача округ һәм Россия күрсәткечләреннән югарырак», — дип белдерде Габдрахманов.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, федераль һәм җирле әһәмияттәге юлларда һәлак булучылар һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеде. Әмма төбәк юлларында юл-транспорт һәлакәтләре һәм имгәнүчеләр саны кимегәндә һәлак булучылар саны артты.