(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Июнь аендагы бәйрәм көннәрендә өч өстәмә поезд маршрутка чыгачак, алар Казан һәм Мәскәү арасында пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта Горький тимер юлларының Корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Казан һәм Мәскәү арасында өч өстәмә поезд (№ 274/275, № 295/296 һәм № 297/298) йөриячәк», — диелә хәбәрдә.
Июнь аендагы бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында барлыгы 13 өстәмә поезд маршрутка чыгачак. Алар ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләрдә 10-15 июнь көннәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк.
Юлда булу вакыты биш сәгатьтән артмаган тиз йөрешле поездларда пассажирларга битлек кию мәҗбүри.