(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Греция хакимияте комлыкларда ял итүчеләр өчен кагыйдәләр билгеләде. Бу турыда Express-ка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Туристларның иминлеген арттыру өчен түрәләр пляж зонтикларын һәм шезлонгларын бер-берсеннән кимендә дүрт метр ераклыкта урнаштырырга куша. Моннан тыш, аларны даими рәвештә дезинфекцияләргә кирәк. Пляж барлары хезмәткәрләре һәм курортларда эшләүче барлык персонал җәмәгать урыннарында даими рәвештә битлек кияргә һәм эш алдыннан COVID-19 инфекциясенә тест тапшырырга тиеш. Моннан тыш, пляж барларында, шулай ук кафе һәм рестораннарда музыка кунаклар тавышын күтәрерлек дәрәҗәдә көчле булырга тиеш түгел. Бу, хакимият кисәткәнчә, һавага күпсанлы кисәкчекләр таралуга китерергә мөмкин. Яр буенда социаль дистанцияләү чаралары белән бергә, Греция шулай ук илнең бөтен территориясендә битлек куллануның катгый кагыйдәләрен кертә. Битлекне барлык җәмәгать урыннарында да, өстәвенә, биналарда да, ачык һавада да кияргә кирәк. Түрәләр туристлар өчен махсус түбәндәгеләрне аңлата: «Сез самолетта, автобуста, поездда яки паромда, шулай ук аэропортларда да битлек кияргә тиеш».