(Казан, 10 май, «Татар-информ»).Чаллы һәм Түбән Каманы урап үтеп, М7 трассасы участогын төзү өчен Татарстанда 150 җир кишәрлеге резервланган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. 150 кишәрлекнең 67се — Түбән Кама районында, 55е — Тукай, 28е Зәй районында урнашкан. Алар өч елга резервланган. Төзелеш-монтаж эшләре проектны тормышка ашыруның икенче этабы буенча 26+800 км - 55+300 км участогында башкарылачак. Бу чорда милекчеләр, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм территорияләрне арендалаучыларның хокуклары «җир кишәрлегенең максатчан билгеләнеше һәм аны рөхсәт ителгән куллану нигезендә торак, җитештерү, мәдәни-көнкүреш һәм башка биналар төзү, сугару, киптерү, агроурманмелиорация, техник культура һәм башка мелиоратив эшләр башкару, буалар һәм башка су объектларын төзү өлешендә» чикләнәчәк. Резервланган кишәрлекләрнең исемлеге һәм схемасы белән документта танышырга мөмкин.