(Алабуга, 10 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәхмәтуллин Нуретдин һәм Горбунованы Лидияне концерт бригадасы белән котлады. Бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр ветераннарның яшәү урыннарына килде. Фронт бригадалары ветераннарны сугыш еллары җырлары белән сөендерделәр. Нуретдин Рәхмәтуллинның оныгы бабасын дулкынландыргыч шигырь белән котлады. Агитбригада Алабуга һәм район авылларында яшәүче ветераннарны Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады. Алар белән бергә ветераннарны җитәкчеләр һәм депутатлар да хөрмәтләделәр.