(Казан, 7 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул чәчәк рәсемен сатып алып, аны Георгий тасмасы янына беркетеп куйды. Сатудан кергән бөтен акча ветераннар өчен дарулар һәм югары технологияле җиһазлар юнәтүгә тотылачак.
«Әлеге акция ел саен уза, мин анда даими катнашам. Барлык акчалар да ветераннарга сарыф ителәчәк һәм бу аеруча мөһим», - диде республика яшьләр эшләре министры.
Акция 1 майда башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Түшенә кызыл канәфер таккан «Җиңү волонтерларын» республиканың һәр муниципалитетында очратып була. Чәчәк рәвешендәге значокны теләсә нинди суммага сатып алырга мөмкин, дип искәртте «Минем Җиңү» федераль проектының төбәк координаторы Руслан Низамиев.
«„Кызыл канәфер“ акциясен республиканың барлык шәһәр-районнарында үткәрәбез. Татарстанга барлыгы 4 мең шундый значок кайтартылды», - дип өстәде ул.
Шул ук вакытта, акциянең рәсми сайтында акчаның нинди максатка юнәлдерелүен белергә мөмкин.