(Зәй, 6 май, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). Шушы көннәрдә Зәй районында март аенда янып беткән һәйкәл урынына яңа «Азатлык китерүче солдат» һәйкәле куелды. Яңа һәйкәл бронзадан коелган, аның авырлыгы 2 тонна 300 килограмм, биеклеге 5 метр 20 сантиметр.
«Азатлык китерүче солдат» һәйкәлен район җитәкчелеге, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә торгызу буенча зур эш башкарды. Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды директоры Татьяна Ларионова һәйкәлне тиз арада яңадан торгызуда ярдәм итү инициативасы белән чыгыш ясаган иде.
Район башлыгы Разиф Кәримов та беренчел бурыч итеп һәйкәлне 9 май-Җиңү көненә сафка бастыруны куйды. Һәйкәлне торгызуга финанс ярдәмне Зәй районы предприятиеләре, хәйриячеләр, эшмәкәрләр биргән.
«Шәһәр төзелеше Советы карары белән без төрле скульпторларның тәкъдимнәрен карадык, һәйкәлне тиз арада, сыйфатлы итеп эшләү буенча белгечләр киңәшләрен өйрәндек. Киңәшләшкәч яшь скульптор, Россия скульпторлары советы әгъзасы Фәнил Вәлиуллинга тукталдык. Ул „Казан-Арт“ ҖЧШен җитәкли. Алар оешмасы 35 көн эчендә аерым план нигезендә, тәүлегенә 16-18 сәгать эшләп безнең һәйкәлне Җиңү көненә өлгертте», — диде ул.
Яшь скульптор Фәнил Вәлиуллин, элеккеге һәйкәл формасын саклап, аны күпмилләтле халык яулаган Бөек Җиңү көнен якынайткан батыр сурәтендә чагылдырган.
Фәнил Вәлиуллинның һәйкәлләр ясауда тәҗрибәсе зур икән. Ул Актаныш районы Әнәк авылында Минтимер Шәймиевка эшләнгән эшнең дә авторы. Яшь скульпторга Зәй рәссамы Фазыл Шиапов та ярдәм иткән.