(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне мөфти Диния нәзарәтенен журналистлар өчен оештырылган ифтарында тапшырды. Җәмгыятьтә ислам диненең традицион кыйммәтләрен тарату, дини белем һәм тәрбия бирүдә мәгълүмати ярдәм күрсәткәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, диелә мөфти котлавында. Ринат Билалов мөфтинең һәм мөфтиятнең матбугат хезмәте журналистларга ачык булуын билгеләп үтте. ТНВ режиссеры Рифат Йосыпов, журналист Мөслимә Шәфыйкова Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде. «Идел» журналыннан Мөршидә Кыямова, Матбугат.рудан Данил Сәфәров, Татар.тудейдан Эльмира Гафиатуллина, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясеннән Эльмира Исмәгыйлева, «Бизнес-онлайн»нан Альфред Мөхәммәтрәхимов, ТНВдан Сәрия Хәбибуллина мөфтинең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.