(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Районда язгы кыр эшләре темасына багышланган әлеге чара Яңа Кырлай авылы янында узды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, муниципалитетта авыл хуҗалыгы җирләре 132,4 мең га тәшкил итә, шуның 122,8 мең гектары — сөрүлек җирләре. Районның агросәнәгать комплексында 1863 кеше эшли. Нуриев сүзләренчә, бер елда хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 14 процентка артып, 23,8 мең сум булган.
«Бүген игенчеләр сезонлы эшләрне дәвам итә: күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыра һәм тырмалый, дым каплата, орлыкларны инкрустацияли», — дип сөйләде ул.
2021 елда сабан чәчүлегенә 73,5 мең га җир бүленгән. Бүгенгә чәчүлек планнан 3 процентка үтәлгән, ягъни 2,2 мең га мәйданга чәчелгән. Бер гектарга 67,2 кг минераль ашлама тупланган.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту һәм хуҗалыкларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү темасы да күтәрелде. Нуриев автопарк ел саен яңартылуын әйтте. Мисал өчен, 2021 елда кыр эшләре өчен дистәгә якын махсус техника сатып алынган.
Рөстәм Миңнеханов Арча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдагы чәчүгә әзерлеген уңай бәяләде. Ул шулай ук аграрийларга Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең коронавируска каршы таләпләрен үтәү турында искәртте.