(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында тапшырыла торган «Тяжело с татарским» антипремиясе «Иске шәһәр» префектурасы, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, Казан кремле музей-тыюлыгына бирелде.
«Аларның социаль челтәрләрендә мәгълүмат бары тик рус телендә генә тәкъдим ителгән», — диде сәхнәдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.
Премияне бу минутларда Бауман урамында уздырыла торган «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы вакытында тапшырдылар.
Татар телен эшчәнлегендә актив кулланган өчен Рәхмәт хатлары «Татарстан» таксиына һәм «Казан экспо»га тапшырылды.
Узган ел антипремия Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенә бирелгән иде.