(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Городищенск районы Югары Әләзән авылында 250 кешелек күмәк ифтар узды. Анда Сурск, Пенза, Урта Әләзән һәм Индерка авыллары хәзрәтләре чакырылган иде.
Чара башланыр алдыннан Югары Әләзән авылы имамы Марат хәзрәт Юмаев ифтарны оештыруда катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт әйтте, дип яза Россия мөселманнары Диния нәзарәте.
Аннары Х.Д.Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәге вәкиле Ибраһим хәзрәт Исәнов үз чыгышында әйтеп узганча, Рамазан ае — ул аш һәм су ае түгел, аш белән судан гына баш тарту җитми. Ураза тотучылар үз күзләрен, кулларын һәм телен харәмнән тыярга тиеш, дип искәртеп узды ул.
Бу дин тотучылар өчен сәҗдә кылу сезоны, теләсә нинди изге гамәл өчен аларга калган вакытка караганда күбрәк савап бирелә.
Аның сүзләренчә, Рамазан ае кешенең эчке асылын аңлау өчен иң яхшы вакыт булып тора, чөнки изге ай дәвамында аның акылын томалаган барлык явызлык кешенең үзеннән тора.