(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районында булды. Ул яңа катнаш азык үзәген һәм бозаулар абзарын карады, шулай ук районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар Президентка муниципалитетта үткәрелә торган язгы кыр эшләре турында сөйләде, минераль ашламалар күргәзмәсе уздырдылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов «АгроЛак» җәмгыятендә булды, анда яңа катнаш азык үзәге эшли башлады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бина 3 мең тонна ашлык фуражы салырга мөмкинлек бирә, ә хуҗалыкта катнаш азык җайланмасы сатып алу нәтиҗәсендә мөгезле эре терлекләр өчен берничә төр азык әзерләнә. Киләчәктә монда шулай ук мөгезле эре терлек һәм кош-корт өчен тулы рационлы гранулалы азык җитештерү линиясен булдыру планлаштырыла. Моннан тыш, хуҗалыкта 100 башка исәпләнгән бозау абзары да эшли башлаган. Чарада катнашучылар республика җитәкчелегенә авылга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты алардан районда шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары күрелүе белән кызыксынды. «Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга нәселле терлекләр, кош-корт сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү мәсьәләсе дә күтәрелде», диелгән хәбәрдә.