(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан хакимияте экотуризм өчен җәлеп итүчәнлеге буенча Татарстан районнарына анализ ясаячак. «Без Татарстанның туристлар өчен иң кызыклы районнарына анализ ясыйбыз. Без аны төзеп бетергәч тә, инвесторлар белән берлектә бу районнарны инфраструктура, объектлар төзү планын чынга ашыру өчен тикшерә башлыйбыз. Сыйфатлы анализ ясау һәм аны төгәлләү өчен, безгә тагын берничә ай кирәк», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Татарстан Хөкүмәте үз алдына төбәктә экотуризм объектларын арттыру бурычын куя. Ел саен республикада мондый туристик зоналар күбрәк барлыкка килергә тиеш. Өстәвенә, Татарстанның бу юнәлешне үстерү өчен барлык шартлар да бар, диде Сергей Иванов. Шул ук вакытта яңа туристик инфраструктура булдыру төбәкнең экологик һәм табигый балансын бозарга тиеш түгел, диде Татарстан Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе. Элегрәк Казанда Татарстанда экотуризмны үстерүдә эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Глэмпинг-бизнес» белем бирү программасы ачылды.