(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 25 апрельдән «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операция башланды. Бу чорда һәвәскәр балыкчыларга да чикләүләр кертелә һәм көндәлек рейдлар үткәрелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев хәбәр итте. «Сәнәгать өчен балык тоту тулысынча тыела. Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре буенча, 2021 елда Татарстанда 5 июньгә кадәр балык тоту тыела. Бу чорда һәвәскәр балыкчылар өчен бер кармакка ике элмәк кенә рөхсәт ителә һәм уылдык чәчә торган урыннарда балык тотарга ярамый. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган», — диде ул. Спикер сүзләренчә, гамәлдәге законнар буенча, республика су объектларында һәвәскәр балыкчылык «ирекле һәм түләүсез гамәлгә ашырыла». Күзәтчелек ведомстволары эше елгадан башлап киштәгә кадәр браконьерлык эшчәнлегенә юнәлтелгән. «Без гражданнарны браконьерлыкка каршы көрәш чараларында актив катнашырга чакырабыз. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында мөрәҗәгатьләр өчен „Халык контроле“ блогы булдырылган. Моннан тыш, Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кайнар линия эшли», — диде Матвеев.