(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада 458 үлем очрагы теркәлгән. «1947 елда һәм 1949 елда туган ир-атлар, шулай ук 1936 елда туган хатын-кыз үлгән. Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 38 кешедә коронавирус ачыкланган.