(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Быел Россиядә Ураза гаете уңаеннан күмәк намазлар тыелмый, шул ук вакытта мәчетләрдә санитария кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 2021 елда Рамазан ае, ураза вакыты 12 апрельдән 12 майга кадәр уза. 13 майда Россиядә Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Традицион рәвештә бу бәйрәмдә мәчетләрдә күмәк намазлар укыла. Әмма узган ел коронавирус пандемиясе аркасында дин тотучыларны мәчеткә бәйрәм намазына кертмәделәр. «Быел Россиядә Ураза бәйрәмендә күмәк намазлар тыелмый, әмма алар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең таләпләрен үтәп үткәрелә. Пандемия белән бәйле чикләүләр — битлек һәм перчатка кию, дистанция саклау гамәлдә кала», — диде Крганов. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә быел бәйрәм намазын ясау өчен өстәмә мәйданчыклар оештырылмаячак. Хачатурян урамындагы «Ярдәм» мәчетендә, Татар урамындагы мәчеттә, Тынычлык проспектындагы Мәскәү Җәмигъ мәчетендә, шулай ук Поклонная тавындагы мәчеттә намаз укырга мөмкин булачак. Шәһәрдә Ураза гаетендә 250 мең кеше катнашуы фаразлана.