(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Мөфти Шәех Равил Гайнетдин һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре аның әсәрләрен укыды.
Бу истәлекле көн хөрмәтенә РФ мөселманнары Диния нәзарәте юрисдикциясе астында эшләүче һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге имамнар һәм мөселманнарның дини идарәләре хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең дин темасына шигырьләрен укыды һәм видеороликлар әзерләгән. Бу туры Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә
Акцияне Россия мөселманнары җитәкчесе, мөфти шәех Равил Гайнетдин башлаган. Ул «Таян Аллага» шигырен укыды. Акциядә Мәскәү, Владивосток, Якутия, Уфа, Краснодар, Төмән, Чита, Магнитогорск, Екатеринбург һәм Архангельск имамнар һәм дин вәкилләре катнашты.
Аерым алганда, «Туган тел», «Китап», «Туган авыл», «Китмибез» һәм башка шигырьләрне укыганнар.