(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Иртәгә төнлә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +2…+3 градус булса, көндез +10…+15 градус булачак. 28 һәм 29 апрельдә яңгыр яварга мөмкин, ә чәршәмбе көндез яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә — 1 градуска кадәр салкынайтачак, көндез — 7-13 градус җылы. Беренчел мәгълүматлар буенча, республикага җылы шимбәдән дә иртәрәк килмәячәк. Ул көнне һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.