(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Үзбәкстанның Кашкадарьинск өлкәсендә Карши шәһәрендә Татар –башкорт милли-мәдәни үзәге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган акция үткәрде.
Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге хәбәр иткәнчә, акциядә катнашучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында видео-презентация тәкъдим ителде.