(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театры бинасын тәртиптә тотмаган шелтә белдерде. Ул Кырлайда иҗат интеллигенциясе белән очрашуда «Әкият» курчак театрында су агу проблемасын искәртте. «Сез карыйсызмы бу мәсьәләне? Ирада, бу сезнең җитешсезлек. Карарга тиешсез. Без төзегән әйберләрдә су агып торгач, кәкрәйсә, бөкерәйсә, нәрсә була инде ул?! 10-15 елдан капремонт белән керә башлагач, нәрсә була ул?» — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Ирада Әюповага.