(Чүпрәле, 20 апрель, «Татар-информ», «Туган як» ). Чүпрәле районы мәдәният йортында «Чуваш гүзәле» — «Чăваш пики — 2021» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды. Чарада тышкы матурлыкка гына түгел, ә үзенчәлегенә, сәләтенә, фикер йөртү, уңганлыгына, миллилеккә дә игътибар бирелде. «Чăваш пики — 2021» исеменә ун гүзәл дәгъва кылды. Кызларга визит карточкасы, милли аш, иҗат бәйгесендә сәләтеңне, интелектуаль бәйгедә белемеңне күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәләр буенча Алия Карусева 1 урынны, Алина Портнова 2 урынны, Василиса Павлова 3 урынны яулады. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Алия Карусева һәм Алина Портнова исә бәйгенең республика турында район данын яклаячак.