(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Математикадан Innopolis Open олимпиадасында Сербия, Болгария, Израиль, Черногория, Көньяк Африка Республикасы һәм Россия укучылары җиңде, дип хәбәр итте Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Онлайн-финалда 7-11 сыйныфтан 150 укучы катнашты. Алар Россиянең 58 шәһәрненнән һәм Казахстан, Кения, Кыргызстан, Сербия, Үзбәкстан, Эстония, Болгария, Израиль, Филиппин, Польша, Сербия, Черногория һәм Көньяк Африка Республикасыннан иде.
Финалда 9, 10 һәм 11 сыйныфлар, 4 сәгать дәвамында гамәли эчтәлектәге 4 математик мәсьәләне чиште. Математикадан тыш, укучылар физика һәм программалаштыру күнекмәләре буенча база белемнәрен кулланды. Олимпиада финалы өчен биремнәрне Иннополис университеты профессорлары һәм лабораторияләр хезмәткәрләре эшләде.
«Киләсе олимпиадаларда заманча ИТ-өлкәнең реаль мәсьәләләре: робототехника, криптография, программалаштыру мәсьәләләре белән бәйле тагын да күбрәк биремнәрне тәкъдим итәчәкбез. Әмма барлык биремнәрнең нигезе һаман да математика булып кала, аны белү инженер, тикшеренүчегә, заманча ИТ-чишелешләр эшләүчегә сизелерлек өстенлек бирә», — диде Иннополис университетында математика буенча методик эш буенча белгеч Дмитрий Бебчук.
Innopolis Open онлайн-туры вакытында прокторинг системасы кулланылган. Катнашучыларга монитор экранын гына түгел, кәгазь битләрендә язылган өстәлне дә күрсәтергә кирәк булган. OBS Studio программасы экран мәгълүматларыннан тыш, укучылар эш киңлеген төшерү өчен аерым камера (веб-камера яки телефон) урнаштырды, диелә хәбәрдә.