(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Алексей Угаров). Казан хосписы Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә булдырылган махсус грант программасына йомгак ясады. Грант акчасына хоспис күчмә бригадаларның эшен тәэмин итә алган. «Безнең бригадалар балалар янына да, өлкәннәр янына да бара. Аларның һәркайсы айга йөзәр тапкыр ярдәм күрсәтергә бара. Күчмә бригада азык-төлек, медикамент алып килә, өйдә паллиатив ярдәм күрсәтә. Проектның максаты — безнең тәрбияләнүчеләрне пандемия шартларында табибка барудан азат итү», — дип аңлатты Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов. 2020 елда Казан хосписы Президент грантлары конкурсында җиңде. Владимир Путин күрсәтмәсе буенча коронавирус пандемиясе вакытында эшлен дәвам иткән коммерцияле булмаган оешмаларга өстәмә ярдәм күрсәтелде. Казан хосписында күчмә медицина хезмәте 2020 елның 1 сентябрендә эшли башлаган.