(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге, 12 апрельдә 78 яшендә вафат булган КПССның Баулы райкомы элеккеге беренче секретаре Илкам Мәүлетхуҗинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. 1983 елда Илкам Мәүлетхуҗин партиянең Баулы райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Аның җитәкчелегендә социаль объектлар төзелде, районның торак пунктларын төзекләндерү эшләре башкарылды, Баулы районы халкының хезмәт һәм көнкүреш шартлары яхшыртылды. XI чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, XII чакырылыш ТАССР халык депутаты итеп сайланган. 1992 елдан хезмәт биографиясенең төп өлеше «Татнефть» бүлекчәләрендә хуҗалык эше белән бәйле. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен Илкам Мәүлетхуҗинга югары бүләкләр тапшырылган. Алар арасында Халыклар Дуслыгы ордены, «Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе» мактаулы исеме, «Өч миллиард тонна Татарстан нефте чыгару уңаеннан» медале бар. «Мөһим һәм җаваплы урыннарда эшләгәндә, Илкам Мәүлетхуҗин үзен белемле һәм принципиаль җитәкче, көчле икътисадчы һәм талантлы оештыручы итеп танытты. Хезмәт сөючәнлеге, кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл карашта булуы нәтиҗәсендә абруй һәм хөрмәт казанды. Мәүлетхуҗин Илкам Хуҗа улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак», - диелгән кайгынамәдә. Кайгынамәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кул куйган.