(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 апрельдә, инстаграмда «Ковидтан вакцинация. Өченче дулкынга кадәр өлгерергә» темасына туры эфир узачак. Татарстанда кайсы вакцинаны ясатырга була? Республикада ничә кеше вакцинация узган? Ни өчен чит илгә сәфәр алдыннан прививка ясау мөһим? Вакцинация турында сертификат алу тәртибе нинди? Бу һәм башка сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк. Онлайн-трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм шулай ук Covid-19 инфекциясе таралуга каршы тору буенча Татарстан оператив штабы аккаунтында 11.00 сәгатьтә башлана. Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.