(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Төркия Президенты Тайип Эрдоган илдә коронавирусның яңа очраклары арту сәбәпле, мөселманнар өчен изге Рамазан аеның беренче ике атнасында чикләү чараларын катгыйландыруны игълан итте. Бу хакта РИА Новости яза. «Коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Төркия хөкүмәте чикләү чараларын катгыйландырырга карар кылды. Рамазан аеның беренче ике атнасында шәһәрара элемтә тыела, 20 яшьтән кечерәк һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен чикләүләр кертелде, комендант сәгатенең дәвамлылыгы арттырылды. Рестораннарның эшләү режимы үзгәрде», - диде Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатьтә.